Тешләр кеше тормышында мөhим роль уйный. Белгечләр раславынча, ризик чәйнәүдә, сүзләр әйтелешендә, хәтта сулыш алуда да аларның сәламәт булуы шарт. Моннан тыш, һәр бер теш безнең организмдагы орган өчен җавап бирә. Шуңа күрә тешләр торышы турыдан-туры, гомуми кеше сәламәтлегенә тәэсир итә.
Безнең ятимнәр йортына «Асылташка» кергән 95 % балаларның тешләрендә кимчелекләр бар, шуңа күрә безнең максат - профилактика һәм аларны дәвалау. 1нче номерлы балалар поликлиникасы теш дәвалаучы табиблар балаларга авыз куышлыгында квалификацияле һәм һөнәри дәвалау күрсәтә.
Балалар ничек тешләрне дөрес карарга өйрәнә. Табипларга кызыксынган сорауларын бирә. Тешләр тигез һәм таза үсеннәр өчен теш табиблары белән дөрес туклану һәм карау турында фикер алышу да булды. Иң мөһиме - стоматология поликлиникасына ярты елга бер тапкыр күренергә кирәк. Чөнки җитди дәвалау - бик күп төрле авырулардан сакланып калырга мөмкин, ди белгечләр.