Әлмәттә эш урыннарында хезмәт шартлары тикшерелә

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Агымдагы елның май аенда Әлмәт районында хезмәт шартларын тикшерү буенча  чаралар оештырылды. Барлыгы 53 хезмәт урыннары тикшерелде, дип хәбәр итә проект авторлары.

Эш урыннары аттестациясе уздыру вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә (эш урыннарын аттестацияләү 2013 елның май аенда уздырылган иде) һәм 28.12.2013 елгы №426-ФЗ «Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында»гы федераль канунны үтәү уңаеннан Әлмәт мәшгульлек үзәге, «Кайгырту» халыккакомплекслы социаль  хезмәт үзәге чаралар оештырды.

Үзәкнең җитәкчелеге һәм һөнәри шура оешмасы 2018нче елның май аенда 53 эш урыннында хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрде.

Хезмәт шартларын махсус бәяләүдә Казан шәһәрендә урнашкан «ХезмәтЭкология» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә катнашты. Хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, үзәкнең иҗтимагый хезмәткәрләренең эш урыннары киләсе классы хезмәт шартларына туры килә: 2нче класс (яраклы) – барлык 53 эш урыны да.

Бу проект үзәктәге иҗтимагый хезмәткәрләрнең эш урыннарында хезмәтне саклау торышын өйрәнү һәм яхшыртуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International