«Ирекле волонтер» ветераннарга ел әйләнәсендә булыша

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 маенда «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  «Ирекле волонтер» үзәге белән берлектә Бөек Жиңүнең 73 еллыгына багышланган парадта катнашты.

Волонтерлар парадны һәм бәйрәм концертын оештыруга үз өлешләрен кертте. Шулай ук парадка килгән әби-бабайларны каршы алды, бәйрәм барышында ветераннар янәшәсендә булдылар.

«Ирекле волонтер» үзәге бер бәйрәмдә генә түгел, ә ел әйләнәсендә ветераннарга ярдәм итеп тора. Аларның төп бурычы булып Бөек Ватан сугышы турында тарихи истәлекләрне саклап калу тора.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Җиңү бәйрәме кысаларында өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган гражданнарга һәм Шемордан поселогындагы «Балкыш» социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү үтә торган гражданнарга бәйрәм открыткалары әзерләде.

Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International