Эш урыннары эзләүчеләр өчен Ленингорск шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярмикәсе оештыра.
Чарада эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша алачак. Вакансияләр турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге дә (эш графигы, хезмәт хакы, нинди таләпләр) булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.