Агымдагы елның 17 апрелендә “Турникетларсыз атна” дип аталучы Бөтенрәсәй атналыгы кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен Татарстанның киләчәге Көллиятенә экскурсия оештырдылар. Чарада 19нчы номерлы мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп һәм интернат-мәктәп укучылары катнашты.
Көллият хезмәткәрләре укучыларга төрле һөнәрләр турында сөйләделәр.
Аңлату дәресләре үткәргәннән соң, балаларга мехотроника, пневматика һәм гидравлика лабороторияләрен күрсәттеләр. Эретеп ябыштыру лабороториясендә укучылар үзләрен бу һөнәрдә сынап карый алдылар.
Чарада барлыгы 22 кеше катнашты.