«Дети России-2018» дип исемләнгән оператив-профилактик операция кысаларында «Исток-Башлангыч» узәгенең иҗтимагый тәрбиячеләре һәм «Волонтер» үзәге яшүсмерләре берлегендә психоактив матдәләрне куллану зарарлыгы дәрәҗәсен күрсәту һәм шәһәр халкының белемнәрен арттыру өчен буклетлар эшләнелде һәм татарылды.
Бу чаранын төп максаты – психоактив матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында халык арасында белем арттыру.
Шулай ук Россия эчке эшлэр министырлыгының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча балигъ булмаганнар эшләре булеге хезмәткәрләре белән ведомствоара рейд ясалды. Аның барышында социаль ярдәм күрсәтү узәгендә торучы һәм гаиләләрендә балигъ булмаган балалар булучы гаиләләр арасында мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрелде.