Һөнәри юнәлеш бирүче программаны тормышка ашыру кысаларында «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты карамагындагы балалар Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалында булдылар.
Һөнәри белем бирүче дәресләр азык-төлек һәм җәмәгать туклануы кафедрасында узды. Кафедра мөдире Татьяна Трофимова приют карамагындагы балаларга кондитер продукциясе, ярымфабрикатларны кайда һәм ничек җитештерүләре турында сөйләде.