Бүген «Салават күпере» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хәйрия социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтү буенча игелекле чара оештырылды.
Чарада Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте волонтер – студентлары катнашты.
Яшь буынның игътибарлы мөнәсәбәте һәрвакыт югары дәрәҗәдә бәяләнә. Менә бүген дә олы яшьтәге гражданнар үз ярдәмчеләрен шатланып каршы алды.