«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге социаль педагоглары Лев Толстой: тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе оештырды.
Шулай итеп, социаль ярдәм алучы балалар һәм ата-аналар үзәк китапханәсендә оештырылган күргәзмә белән таныштылар, аның әсәрләре, портретлар, рәсемнәрен карадылар.