Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге 1250 номерлы “2018 елда ял көннәрен күчерү турында” карары нигезендә 6 гыйнварның ял көне 9 март җомга көнгә күчерелә.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 8,9,10 һәм 11 март көннәре эшләми торган ял көннәре булачак. 7 нче мартта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.