Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары төркемле дәрес оештырды.
Әлеге чараның максаты булып патриотлык тәрбияләү торды.
Дәрес башында презентация ярдәмендә укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Ә соңыннан балалар бик теләп әтиләре, бабайлар һәм бертуганнары өчен бәйрәм открыткалары ясады.