Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә тернәкләнүчеләр Инвалидлар декадасы кысасында тәрбиячеләре Гилязетдинова Г. Р., Тарасова Е.В. белән Балалар шәһәрчеге Кидспейста кунакта булдылар.
Төрле станцияләрдә берничә һөнәр белән таныштылар, үз мөмкинлекләрен тикшереп карадылар. Балалар кунактан шат күңел белән кайттылар.