Татарстан Республикасы вәкилләре Ватан Геройлары Көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачак

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы вәкилләре 8 декабрь көнне Мордовия Республикасы Саранск шәһәрендә Ватан Геройлары Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашачак.

Делегация составына Алексей Кораблев - Россия Федерациясе Герое, Николай һәм Вера Исаевлар - Россия Федерациясе Герое Олег Исаевның әти-әнисе; Гүзәл һәм Әмир Ахметшиннар – Россия Федерациясе Герое Марат Әхмәтшинның тол хатыны һәм улы.

Шулай ук 9 декабрь көнне Мәскәүдә тантаналы хәйрия концерты узачак. Әлеге чарада Социалистик хезмәт Геройлары Николай Фролов һәм Радик Җәләев катнашачак.

11 декабрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында Ватан Геройлары Көне уңаеннан тантаналы бәйрәм узачак. Татарстан республикасы данын Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Россия Федерациясе Герое Александр Супонинский яклаячак.

11 декабрь көнне Казан шәһәр ратушасы бинасында Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International