Бүген Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Алан-Бәксәр авыл җирлегендә үзәк карамагындагылар өчен чәй табыны әзерләде.
"Әниләр көне – иң якты бәйрәмнәрнең берсе, әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. ", - дип сөйли социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Әхмәтшина. - Бу көнне барлык ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә".