Татарстанның ике предприятиясе хезмәт хакы бурычын түләде

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Биектау районы «Племенной завод кролика» АҖ 7 хезмәткәренә 311 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Түбән Кама районы «Монтажспецстрой» ҖЧҖ 16 хезмәткәренә 562 мең сум күләмендә бурычын түләде.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International