Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидларның физик һәм психологик сәламәтлегенә җитди игътибар бирелә.
Шулай итеп, көн саен иртәнге зарядка үткәрелә. Көн дәвамында белгечләр интернатта яшәүчеләр белән сәламәтләндерү гимнастикасы ясый, төрледән-төрле тренажерлар куллана.
Психолог даими рәвештә сенсор бүлмәсендә дәресләр үткәрә. Төркемдә 5-8 кеше шогыльләнә.