Алабугалылар "Минем яшь – минем байлык" конкурс-фестивалендә призлы урыннарга лаек булды

2017 елның 20 октябре, җомга

Кичә Аксубай район мәдәният йортында "Минем яшь – минем байлык" конкурс-фестиваленең финалы узды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты барлык өч номинациядә дә иҗади номерларын тәкъдим итте: "Вокал", "Хореография" һәм "Нәфис сүз".

Компетентлы жюри, аның составына ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Аксубай районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, шулай ук Республика ресурс үзәге вәкилләре кергән иде.

"Хореография" һәм "Нәфис сүз" номинацияләрендә интернат-йорт карамагынадагылар призлы урыннар яуладылар һәм мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International