Бөгелмә "Салават күпере" үзәге социаль педагоглары Лилия Ремеева һәм Ольга Лукашова социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен мавыктыргыч чара оештырды.
Зур кызыксыну белән мәктәп укучылары видеоматериал карады һәм табышмакларга җаваплар бирде.
Чараның икенче өлешендә барлык балалар да конкурс программасында актив катнаштылар.