19 нчы сентябрьдән 6 октябрьгә хәтле Тәтеш районында торак-көнкүреш шартларын тикшерү максаты белән социаль куркыныч хәлдә булган, авыр тормыш хәлендә калган һәм күп балалы гаиләләрне ведомствоара узып чыгу оештырылды. Барлыгы 89 гаилә тикшерелде.
Торак-көнкүреш яшәү шартларын тикшерү буенча ведомствоара комиссия составына социаль яклау органнары , опека һәм попечительлек, эчке эшләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, янгын часте, җирле үзидарә органнары вәкилләре кертелгән.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча ата-аналар белән инструктажлар үткәрелде, киңәшләр бирелде.
Рейд нәтиҗәсендә 11 гаиләгә кисәтү ясалды, 9 гаилә яшәүче торак бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу фактлары билгеләнгән. Комиссия әгъзалары каршында аларны бетерү максаты куелган.