Әлмәттә "түгәрәк өстәл" утырышында инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләштеләр

2017 елның 6 октябре, җомга

Алдагы көндә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева җитәкчелегендә инвалидларны эшкә урнаштыру турында түгәрәк өстәл узды.

Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хуснулин, Татарстан Республикасы инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы директорлар советы рәисе, “АЛТЫН ТАҢ” ҖЧҖ генераль директоры Әсхәт Галиев, Әлмәт шәһәренең мәшгульлек Үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов, социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, шулай ук эш бирүчеләр катнашты.

Әлмәт муниципаль районында инвалидларны эшкә урнаштыру турында мәшгульлек үзәге директоры сөйләде. Мисәгыйт Насертлинов инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International