"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Альфа" мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 15 гаилә өчен чара оештырды.
Чараның максаты булып балаларны социаль-мәдәни адаптацияләү, балалар-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү торды.
Гаиләләргә кунакка Чебурашка һәм Старушка Шапокляк килде. Әкият геройлары балалар өчен бик күп күңелле уеннар, викториналар һәм музыкаль конкурслар оештырды.