Соңгы атнада гына да оешмалар 4173 эш урыны ачык дип белдерде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 26 нче сентябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 073 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 100 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,59% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 38 411гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4173 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,31 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 670 кеше эшсез дип танылган, шуларның 591е – моңа кадәр хезмәт куйган. 41 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International