"Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Автозавод башкарма комитеты администрациясе оештырган утырышта катнашты.
Чарада, шулай ук, территорияләр үстерү советы буенча район башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы Рамил Зарипов, Территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре һәм башкалар катнашты.
"Ышаныч" үзәге директор урынбасары Рәсилә Кондрашкина катнашучыларга исемлеге күрсәтелә торган социаль хезмәтләр төрләре, 2017 елга расланган яңа социаль хезмәт тарифлары, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы, аның үзенчәлекләре һәм эчтәлеге, түләүле һәм түләүсез нигездә социаль хезмәтләр күрсәтүнең шартлары турында сөйләде.
Очрашу азагында катнашучыларга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.