"PROFF навигатор" проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр предприятиеләре белән бергә мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч экскурсияләр оештыруын дәвам итә.
Әйтик, узган атнада мондый экскурсияләрдә 3 нче һәм 4 нче гомуми белем бирү мәктәпләренең укучылары катнашты. Беренчеләр Шикәр заводында, ә икенчеләр – Зәй ГРЭСында булдылар.
3 нче мәктәп укучылары шикәр комы җитештерү технологик процессын күрде, ә 4 нче мәктәп укучылары җылылык һәм электр энергиясе процессы белән таныштылар.