ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре китапханә мөдире Вера Заикина белән берлектә акция үткәрде.
Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.
Өлкәннәр өчен "Татарстан бүген" һәм "Татарстан Геройлары" тематик әңгәмәләре уздырылды, "ТАССР белән Горурланам” дип исемләнгән фильмы күрсәтелде, шулай ук, "Минем туган Татарстан" китаплар күргәзмәсе оештырылды.