Ел саен үткәрелә торган "Робинзон-2017" хәрби-патриотик слеты кысаларында Республикакүләм шахмат-шашка турниры узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының 30 тәрбияләнүчесе катнашты.
Нәтиҗәләре буенча, шахмат турнирында җиңүче дип Менделеевск "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче Антон Тарасов игълан ителде.
Шашка ярышында иң яхшысы булып Мамадыш “Өмет” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче Михаил Ведерников игълан ителде.