Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Бережок" ял базасында "Робинзон-2017" хәрби-патриотик слеты узды. Иң яхшы исем өчен көрәшергә Татарстан Республикасы социаль приютларыннан 11 команда килде.
Барлык өч тур нәтиҗәләре буенча, слетта җиңүчеләр титулына Бөгелмә "Ялкын" социаль приюты лаек булды. Икенче урынны Яр Чаллы "Асылташ" приюты яулады. Мактаулы өченче урында Мамадыш “Өмет” социаль приюты булып чыкты.
Шунысын да әйтергә кирәк, барлык командаларда да призга лаек булды. Барлык катнашучылар да туп комплектлары алды, ә җиңүчеләргә - төрле спорт тренажерлары тапшырылды.