1930–1937 еллар – ТАССРның социаль тәэмин итү халык комиссары
Җиһаншин Хәсәнҗан Мөззафар улы 1889 елда Самара губернасының элеккеге Бөгелмә өязе, аннан соң ТАССРның Беренче Май районы, Иске Үтәмеш авылында, ярлы крестьян гаиләсендә туа.
1911 елга кадәр үзенең хәерче хуҗалыгында эшли, 1915 елдан 1917 елга кадәр патша армиясе сафларында рядовой солдат була.
1917 ел ахырында үз авылына кайта һәм Совет власте оешканнан бирле, 1919 елның маена кадәр авыл Советы һәм ярлылык комитеты составына сайлана. Колчак бандалары һөҗүме вакытында репрессияләнә, кача. 1919 елның маенда Кызыл армия сафларына алына, Деникинга каршы фронтка китә, анда ике тапкыр яралана һәм шул ук елны Дон фронтында Деникин бандаларына әсирлеккә эләгә, аннан Новочеркас төрмәсеннән кача.
1921 ел ахырында Кызыл армия сафларыннан әйләнеп кайтканнан соң, үз авылына кайта һәм 1922 елда бөтен гаиләсе (6 кеше) ачтан үлгәч, авылдан чыгып, Белоруссия ССРына китә.
1922 елдан 1927 елга кадәр Белоруссиядә транспорт эшчесе һәм ат караучы булып эшли.
1925 елда Игумени шәһәренең партия оешмасы тарафыннан Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевиклар) кандидатларына, 1926 елда – партия әгъзаларына кабул ителә. 1927 елда Казанга килә һәм Чүпрәле заводында эшче булып эшли башлый. 1928 елда, җитештерүдән аерылмыйча, фабрика комитеты рәисе һәм Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевиклар) ячейкасы секретаре итеп сайлана.
1930 елда станоктан Татар республикасының социаль тәэмин итү халык комиссары постына тәкъдим ителә, анда 1937 елга кадәр эшли. Табиб-хезмәт экспертизасының 1937 елдагы нәтиҗәсе буенча, икенче төркем инвалид булып таныла һәм аңа аена 141 сум күләмендә хезмәт пенсиясе билгеләнә.
1939 елда вафат була.
Соңгы яңарту: 2021 елның 12 апреле, 15:07