Зарипова Эльмира Амир кызы

2014–хәзерге вакытка кадәр ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

1974 елның 24 апрелендә Казан шәһәрендә туган.

Белеме:

1996 ел – Казан дәүләт университеты, «Тарих» белгечлеге;

2002 ел – Идел буе дәүләт хезмәте академиясе, «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге;

2011 ел – Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе, «Юриспруденция» белгечлеге.

Педагогика фәннәре кандидаты (2009 ел).

Доцент (2014 ел).

Хезмәт эшчәнлеге:

1994 ел – Казан шәһәренең 126 нчы урта мәктәбенең татар теле укытучысы;

1996-1999 еллар – директор референты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтының кече фәнни хезмәткәре, Казан ш.;

1999-2001 еллар – әйдәп баручы белгеч, Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре Администрациясе бүлеге мөдире; Зеленодольск ш.;

2001-2005 еллар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары, Казан ш.;

2005-2007 еллар – Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары, Казан ш.;

2007-2008 еллар – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан ш.;

2008-2014 еллар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, Казан ш.;

2014 елның 6 октябре – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп билгеләнә.

Дәүләт бүләкләре:

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);

«Россия Федерациясе Пенсия фондына 20 ел» истәлек билгесе (2010 ел);

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы (2010 ел);

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел» медале (2010 ел);

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының II дәрәҗә «Тырышлык өчен» медале (2011 ел);

«2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале (2012 ел);

«Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исеме (2014 ел);

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының «Ярдәм өчен» көмеш медале (2014 ел);

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014 ел);

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2015 ел);

Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасының Мактау грамотасы (2015 ел);

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2016 ел);

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы (2016 ел);

Кырым Республикасы Башлыгының аермалы билгесе (2016 ел);

«Социаль партнерлык өчен» Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең күкрәк билгесе (2017 ел);

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты (2017 ел);

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесенең Рәхмәте (2017 ел);

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының «Гражданнар оборонасына 85 ел» истәлекле медале (2017 ел);

Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Рәхмәт хаты (2018 ел);

Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Мактау грамотасы (2018 ел);

«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019 ел);

Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2020 ел).

Соңгы яңарту: 2021 елның 12 апреле, 15:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International