Нигъмәтҗанова
Энҗе Нияз кызы
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47
Телефон:
(843)557-20-07
E-Mail:
Endzhe.Nigmetzyanova@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы 1969 нчы елның 1 нче июлендә Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа.
Белеме:
«Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча В.В.Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын кызыл дипломга тәмамлый. «Master of bisiness administration» («Эшлекле идарә итү мастеры») программасы буенча өстәмә һөнәри белем ала. Икътисад фәннәре кандидаты.
Хезмәт юлын 1993 нче елда Россельхозбанкның Татар төбәк филиалы банк операцияләре бүлегендә бухгалтер булып башлый. 1994 нче елдан 1997 нче елның мартына чаклы – Агросәнәгать банкында икътисадчы, өлкән икътисадчы, әйдәп баручы икътисадчы.
1997 нче елдан 2000 нче елның мартына чаклы Татарстан Республикасы Милли банкының кредит ресурслары һәм кредит-исәпләү мөнәсәбәтләре методологиясе бүлеге икътисадчысы. 2000-2002 нче елларда Татагропромбанкта бүлек башлыгы урынбасары.
2002 нче елның апреленнән 2012 нче елның июненә чаклы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында бюджет сәясәтен камилләштерү бүлеге башлыгы (2002-2003), икътисад бүлеге башлыгы (2003-2012).
2012 нче елның 4 нче июленнән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары.
2013 нче елның 23 нче декабреннән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнгән.

«Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме,
«Россия Федерациясе финанс хезмәте отличнигы» билгесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Мактау хаты,
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Мактау грамотасы,
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.
Профсоюз әгъзасы, «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы.

Кияүдә. Кызы һәм улы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International