Захаров Борис Федорович улы

1996-2007 еллар – Татарстан Республикасы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры

Захаров Борис Федорович 1946 елның 22 мартында Пенза өлкәсенең Сосновобор районы Топоровка авылында туа.

Белеме – югары:

1970 ел – Казан авыл хуҗалыгы институты («Агрономия»),

1985 ел – Саратов югары партия мәктәбе («Партия-сәяси белем бирү»),

1998 ел – Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе («Хезмәт икътисады»).

Гыйльми дәрәҗәсе – икътисад фәннәре кандидаты, 2001 ел.

Хезмәт эшчәнлеге:

1964 елның 1 сентябре–1965 елның 15 июне – пионервожатый, ТАССРның Алексеевск авылы мәктәбе;

1965 елның 1 гыйнвары–1970 елның 31 гыйнвары – студент, Казан авыл хуҗалыгы институтында уку;

1970 елның 23 феврале–1971 елның 10 феврале – агроном-орлыкчы, ТАССРның Алексеевск районы «Россия» колхозы;

1971 елның 11 феврале–1975 елның 1 сентябре – баш агроном, ТАССРның Алексеевск районы «Красный Восток» совхозы;

1975 елның 1 сентябре–1978 елның 11 декабре – директор, ТАССРның Алексеевск районы Бутлеров ис. совхоз;

1978 елның 6 декабре–1980 елның 21 июле – ТАССРның Алексеевск районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы;

1980 елның 21 июле–1991 елның 1 феврале – Советлар Союзы Коммунистик партиясенең Бөгелмә шәһәр комитеты секретаре, беренче секретарь;

1991 елның 2 феврале–1992 елның 12 феврале – Бөгелмә шәһәр Халык депутатлары советы рәисе;

1992 елның 12 феврале–1996 елның 26 апреле – Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре администрациясе башлыгы;

1996 елның 25 апреле–2001 елның 14 июне – Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт комитеты рәисе;

2001 елның 14 июне–2007 елның 16 июне – Татарстан Республикасы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры;

2007 елның 16 августы–2008 елның 1 апреле – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры киңәшчесе;

2008 елның 1 апреле–хәзерге вакытка кадәр – «Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе» югары белем бирүче һөнәр берлекләре мәгариф учреждениесенең Казан филиалы директоры.

Захаров Борис Федоровичның соңгы 20 елда хезмәт эшчәнлеге Татарстан Республикасының социаль-хезмәт өлкәсе, республиканың социаль-икътисадый үсеше сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итү белән тыгыз бәйләнгән.

Захаров Борис Федорович җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә шактый уңышларга ирешә. Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эш алып барыла. «Эш урыннарын квоталау турында», «Җәмәгать эшләре турында», «Республика программаларын раслау турында» законнары эшләнә һәм кабул ителә. Борис Федорович үз эшендә республикада хезмәт хакын вакытында түләүне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Бу эш хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү буенча күрелә торган чаралар комплексының аерылгысыз өлеше булып тора.

Хәзерге вакытта Борис Федорович «Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе» югары белем бирүче һөнәр берлекләре мәгариф учреждениесенең Казан филиалын җитәкли, ул Татарстан Республикасының зур мәгариф базарында лаеклы урын алып тора.

Дәүләт бүләкләре:

Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (1996 ел);

«Россия Хезмәт министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (2001 ел);

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2006 ел);

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2006 ел);

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы (2015 ел).

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International