2007–2014 еллар – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры
1965 елның 15 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.
Белеме югары:
1990 ел – Казан финанс-икътисад институты, белгечлеге «Икътисад һәм социаль планлаштыру», квалификациясе – икътисадчы;
2003 ел – Г.В. Плеханов ис. Россия икътисадый академиясе («Эшлекле идарә итү остасы»);
2010 елның 17 июне–2011 елның 31 мае – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (дәүләт-иҗтимагый идарә магистры).
Гыйльми дәрәҗәсе – икътисад фәннәре кандидаты (2003 ел).
Хезмәт эшчәнлеге:
1980-1984 еллар – Васильево автотранспорт техникумы укучысы;
1983-1984 еллар – Казан йөк автотранспорты җитештерү берләшмәсе автослесаре;
1984-1986 еллар – Совет армиясендә хезмәт итү;
1986-1990 еллар – Казан финанс-икътисад институты студенты;
1990-1992 еллар – икътисадчы, Казан шәһәре Совет районы Башкарма комитетының комплекслы социаль-икътисадый үсеш бүлеге мөдире;
1992-1995 еллар – икътисад һәм фаразлау бүлеге мөдире, Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгы Аппаратының квартбюро мөдире;
1995-1995 еллар – Казан шәһәре администрациясе Аппаратының торак мәйданын исәпкә алу, тикшереп тору һәм бүлү бүлеге башлыгы урынбасары;
1995-1997 еллар – Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары;
1997-1998 еллар – Казан шәһәре администрациясе финанс идарәсе башлыгы;
1998-2007 еллар – РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе;
1999-2006 еллар – «Банк ЗЕНИТ» ААҖ Әлмәт филиалының клиентлар базасын үстерү буенча идарәче киңәшчесе;
2005-2007 еллар – «Наратбанк» КБ ҖЧҖнең рисклар белән идарә итү бүлеге башлыгы;
2007-2014 еллар – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры;
2014-2014 еллар – Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре;
2018 елның 13 ноябреннән хәзерге вакытка кадәр – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.
Дәүләт бүләкләре:
«РПФ 10 ел» юбилей истәлек билгесе (2000 ел);
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2001 ел);
«2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале (2003 ел);
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);
«Татарстан Республикасы социаль яклау отличнигы» күкрәк билгесе (2005 ел);
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 60 ел» истәлекле юбилей медале (2005 ел);
РФ ПФ Мактау грамотасы (2006 ел);
РФ Пенсия Фондының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (2007 ел);
«Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме (2007 ел);
Почет ордены (2011ел);
Россия ГТХМ «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале (2011 ел);
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы (2011 ел).
Соңгы яңарту: 2021 елның 12 апреле, 15:15