Таҗетдинова
Клара Алексеевна
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы , 47
Телефон:
(843) 557-20-07
E-Mail:
Klara.Tazetdinova@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Таҗетдинова Клара Алексеевна 1965 елның 18 ноябрендә ТАССРның Буа районы Бәбки авылында туа.

Белеме:
1987 елда – Казан финанс-икътисад институтын, 1995 елда “хезмәт икътисады; социаль эш” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, 1987-1992 елларда – Татарстан АССРның Хезмәт буенча дәүләт комитеты бүлеге икътисадчысы, өлкән икътисадчысы, төп икътисадчысы.
1992-2005 елларда – Татарстан Республикасы Хезмәт буенча дәүләт комитетының халыкны эш белән тәэмин итү идарәсе бүлегендә баш белгеч, башлык урынбасары, башлык, Халыкны эш белән тәэмин итү федераль дәүләт хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча департаменты бүлеге башлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча территориаль органы бүлеге башлыгы, Халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль дәүләт хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге башлыгы.
2006 елның февраленнән – Халыкны эш белән тәэмин итү федераль дәүләт хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары.
2007 елның 16 августыннан Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары итеп билгеләнә.
Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән (2016 ел)

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (2010 ел)

Гаилә хәле:
Кияүдә, улы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International