ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ
ПРЕСС-РЕЛИЗ
|
Үткәрү вакыты: |
18 декабрь, 10:00 |
|
Үткәрү урыны: |
ТР Министрлар Кабинеты |
|
Чараның исеме: |
«Татарстан Республикасында Гаилә елын уздыру йомгаклары турында» темасына брифинг |
Гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатларында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
Республикада уздырыла торган барлык чаралар да гаилә юнәлешендә булды. Республикада барлык муниципаль берәмлекләрдә төрле форматтагы 1 400 дән артык чара уздырылды. Зур гаилә яллары һәм «Гаилә көзе» проекты иң масштаблы чаралардан булды, алар кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә гаиләләр һәм балалар өчен 1000нән артык чара оештырылды. Катнашучыларның гомуми саны – 50 меңнән артык гаилә.
Ел дәвамында гаилә спорт эстафеталары, Горький исемендәге паркта гаилә пикнигы, Казан яр буенда «Гаиләнең ал җилкәннәре» бәйрәме, Ггаилә хезмәт династияләрен хөрмәтләү, җәяүле экскурсияләр, музейга гаилә походлары һәм башкалар узды.
Гаилә елында үсеп килүче буынны тәрбияләүдә аталарның әһәмиятен формалаштыруга зур игътибар бирелде. «Әтиләр берлеге» республика оешмасы тарафыннан «Әти+мин» конкурсы үткәрелде, аның финалында республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 150 кеше катнашты.
Гаилә елы чараларын гамәлгә ашыруга республиканың эре предприятиеләре һәм оешмалары да актив кушылды:
балалы гаиләләргә ярдәм итүнең корпоратив практикалары кертелде, шул исәптән:
- беренче сыйныф укучылары булган гаиләләргә һәм күпбалалы гаиләләрдән булган мәктәп укучыларына акчалата сертификатлар бирү;
- никахлашуга, бала туганда, шулай ук предприятие хезмәткәрләренең күпбалалы гаиләләренә акча бүлеп бирү;
- социаль партнерлык кысаларында «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы үткәрелә. Катнашу өчен 48 оешма гариза бирде.
Гаиләләргә социаль ярдәм чаралары
Балалы гаиләләргә федераль һәм төбәк социаль ярдәм чараларының киң пакеты бирелә.
Федераль ярдәм чараларыннан тыш, балалары булган аз керемле гаиләләргә өстәмә рәвештә республика ярдәм чаралары кертелгән:
– аз керемле күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүнең 100% компенсациясе (2024 елның декабренә 3,9 мең бала колачланган);
– аз керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга елына 10 мең сум күләмендә дару чаралары сатып алуга түләү (2024 елның декабренә 6,2 мең бала колачланган);
– гаилә составында инвалид балалары һәм (яисә) инвалид ата-аналары булган 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие (2024 елның декабренә 181 кеше колачланган);
– яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләр өчен балалар кирәк-яраклары комплектлары (2024 елның декабренә 2,1 мең бала колачланган).
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү уникаль демографик чара булып тора (беренче бала туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 50 мең сум, өченче һәм аннан соңгы һәр бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 100 мең сум). 2018 елдан 14,1 мең хатын-кыз колачланган, шул исәптән 2024 елда – 1,6 мең хатын-кыз.
Социаль контракт
2024 елда төзелгән социаль контрактларның 39 % (2 190 контракт, яки 7 963 кеше) балигъ булмаганнар яши торган гаиләләр белән төзелгән.
Күпбалалы гаиләләргә ярдәм
2024 елда күпбалалы гаиләләрнең сроксыз статусы билгеләнде. Күпбалалы гаилә – өлкән баласы 18 яшькә кадәрге яки белем бирү оешмасында көндезге бүлектә белем алучы 23 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә.
Республикада күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары мохтаҗлыкны исәпкә алмыйча күрсәтелә.
Татарстан Республикасында 55,7 мең күпбалалы гаилә яши, шул ук вакытта соңгы 12 елда аларның саны 2,3 тапкырга арткан.
Республиканың һәр бишенче баласы күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнә.
Татарстанда 10 балалы 5 гаилә, 9 балалы 7 гаилә, 8 балалы 32 гаилә яши.
2000 елдан башлап дәүләт бүләге – «Ана даны – Материнская слава» медале булдырылды, ул биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы тәрбияләгән аналарга бирелә. 2000 елдан бирле медаль белән 1,6 мең ана бүләкләнгән (2024 елда – 61 хатын-кыз).
2022 елда җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яки тәрбияләгән гаиләләр өчен дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылды. Әлеге медаль белән 2022 елдан 13 гаилә (24 кеше) бүләкләнгән, шул исәптән 2024 елда – 1 гаилә.
Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең төрле чаралары каралган. Аларның иң нәтиҗәлеләре:
- торак мәйданының социаль нормасы һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия (алучылар саны – 234,8 мең кеше);
- 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга субсидия (алучылар саны – 53,4 мең кеше);
- гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга укуларын тәмамлаганчы, әмма иң күбе 23 яшькә җиткәнче кадәр генә, юлда йөрүгә айлык субсидия (алучылар саны – 69,8 мең кеше).
Татарстанда берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә билгеләнгән чаралар:
- 10 000 сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган пособие;
- бер үк вакытта яшь ярымга кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие. Түләү күләме аена 1 000 сум тәшкил итә.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 5 һәм аннан күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм сыйфатында Татарстан Республикасында күрсәтелгән категориядәге гражданнарны торак урыннары алуга сертификатлар ярдәмендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән торак урыннары белән тәэмин итү каралган.
Балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү
Бүген республика территориясендә 45 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшли, аларда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре бар, гаиләләре авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен 14 социаль приют, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен 11 тернәкләндерү үзәге һәм инвалид балаларга тернәкләндерү хезмәте күрсәтүче 7 дәүләтнеке булмаган оешма эшли.
2024 елда социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре тарафыннан 6,2 мең гаиләгә, шул исәптән 3,1 мең социаль куркыныч хәлдә булган гаиләгә хезмәт күрсәтелгән. Социаль приютларда 1,1 мең балигъ булмаган бала хезмәт алган. Тернәкләндерү хезмәтләрен 9,8 мең инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар алган.
Гаилә елы кысаларында социаль приютларда, психик тайпылышлары булган балалар өчен балалар интернат-йортларында «Гаилә кунак бүлмәсе» иҗтимагый проекты эшләтеп җибәрелде. Гаилә кунак бүлмәләре балаларның ата-аналары, башка туганнары, потенциаль уллыкка алучылар, опекуннар белән очрашулары һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен каралган.
Проектны гамәлгә ашыруга иганәчеләр һәм хәйриячеләр акчалары җәлеп ителә.
Шулай ук Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә барлык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү учреждениеләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә социаль блок министрлыклары белгечләре катнашында ачык гаилә / ата-ана көннәре үткәрелә. Чараларда 2,5 меңнән артык кеше катнашты. Очрашуларда катнашучыларга социаль интеграция, мәгариф, спорт һәм мәдәният учреждениеләренә бару мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелә, инвалидларның ата-аналары һәм балалар өчен мастер-класслар, спорт чаралары үткәрелә.
2024 елда Татарстан Республикасы конкурс буенча сайлап алу узды һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш потенциалын күтәрү, өй шартларында инвалид балаларны тернәкләндерү мөмкинлекләрен киңәйтү өчен Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алды. Нәтиҗәдә 2024–2025 елларда «Минем гаиләм» программасы буенча «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» төбәк чаралар комплексы кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 6 өй микротернәкләндерү үзәге, 11 тернәкләндерү җайланмаларын прокатка алу пункты, 14 социаль-көнкүреш җайлашу кабинеты төзеләчәк.
2025 елда Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда күп функцияле гаилә үзәкләрен ачу планлаштырыла. Үзәкләр белгечләре мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы гаиләгә мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтү өчен, социаль өлкәнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланачаклар. Тәрбияләнүчеләрне вәзгыять тулысынча хәл ителгәнче озата барачаклар.