«Татарстан Республикасында инвалидлар декадасын үткәрү турында» брифинг
03.12.2024

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

3 декабрь, 10:00

Үткәрү урыны:

ТР Министрлар Кабинеты

Чараның исеме:

«Татарстан Республикасында инвалидлар декадасын үткәрү турында» брифинг

2024 елның 1 ноябренә Татарстанда 282 мең инвалид яши, шул исәптән 17 847 инвалид бала.

Уңайлы мохит

2022-2030 елларга исәпләнгән аерым республика программасы социаль өлкә объектларында инвалидлар хезмәтләрдән уңайлы файдалана алсын өчен җайлаштыру эшләре каралган. Агымдагы ел ахырына кадәр социаль өлкәнең 30 объекты җайлаштырылачак.

Уңайлы мохит булдыру эшенә республикада яшәүчеләр үзләре дә җәлеп ителгән. Проектны гамәлгә ашыруның 12 елында аларның турыдан-туры катнашында «Халык контроле» мәгълүмат системасында «Уңай мохит» бүлегенә 2 771 мөрәҗәгать кергән, аларның 88 % уңай хәл ителгән.

Социаль хезмәт күрсәтү

Татарстанда 112 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли, аларда тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә төрле хезмәтләр күрсәтелә. Халыкның социаль хезмәтләр белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 100 % тәшкил итә.

Инвалидларга һәм инвалид балаларга тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтүгә дәүләтнеке булмаган тәэмин итүчеләрне җәлеп итү буенча эш алып барыла. 2024 елда Социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына дәүләтнеке булмаган 30 оешма кертелгән.

Бүген 17 тернәкләндерү үзәге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре каршындагы 6 социаль-тернәкләндерү бүлеге 18 меңнән артык инвалидка социаль тернәкләндерү буенча хезмәт күрсәтә.

Ел саен мөмкинлекләре чикләнгән 3 яшькә кадәрге 5 мең бала иртә ярдәм ала.

Казан шәһәренең «Апрель» тернәкләндерү үзәге базасында Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча ресурс үзәге эшли. Анда иртә ярдәм бүлеге һәм менталь тайпылышлары булган балалар өчен көндезге тору бүлеге эшли. 2024 елда шундый ук бүлекләр Алабугада, Яшел Үзәндә, Яр Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре базасында эшли башлады.

2024 елда балалар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә 4 205 гаилә тәрбияләү күнекмәләренә өйрәтелгән.

Февральдән башлап Россиядә Гаилә елы кысаларында барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре үткәрелә. Проектны гамәлгә ашыру 2,5 меңнән артык ата-анага төрле мәсьәләләр буенча консультация алырга мөмкинлек бирде.

Күп төрле сәламәтлек тайпылышлары булган, өй шартларында тәрбияләнүче инвалид балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. 2024 елда өйдә 401 балага хезмәт күрсәтелде.

34 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасында 4,4 мең инвалид, шул исәптән 2,7 меңнән артык менталь тайпылышлары булган кеше яши.

2 балалар интернат-йорты һәм менталь тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән 6 интернат-йорт базасында менталь тайпылышлары булган кешеләргә гадәти өй шартларында яшәү өчен мөмкинлекләр тудыру максатларында «Озатып яшәү» технологиясе гамәлгә ашырыла, ул 84 социаль хезмәт алучыга кагыла.

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Проектның асылы – менталь өлкәдә төрле тайпылышлары булган балаларга һәм өлкәннәргә ведомствоара ярдәм күрсәтү системасын үстерү.

Аеруча актуаль юнәлешләр:

- һәр муниципаль берәмлектә менталь тайпылышлары булган затлар өчен көндезге эш белән тәэмин итүне оештыру хезмәтләре булдырылган. Бүген көндезге тору бүлекләренә (төркемнәренә) 1 меңнән артык кеше йөри. Төркемнәрдә гади көнкүреш күнекмәләренә өйрәнәләр, аралашалар, иҗат белән шөгыльләнәләр, социаль-мохиткә яраклашу күнекмәләрен үзләштерәләр;

- Яшел Үзән районындагы «Идел» республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәге базасында менталь тайпылышлары югары булган яшьләр өчен озата барулы яшәү өчен тренировка бүлеге ачылды, анда өч ай дәвамында фатир тибындагы торак биналарда интернат-йортларда яшәүче социаль хезмәт алучылар да, гаиләләрдә яшәүче яшь инвалидлар да озата барулы яшәүгә өйрәнә.

2023 елда озата барулы яшәүгә укыту бүлегендә 79 кеше тернәкләндерү курсы узды. 2024 елның 10 аенда 67 инвалид белем алды.

Озак вакытлы карау системасы

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында чит ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла.

Озак вакытлы карау системасын төзүдә 83 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм 93 медицина оешмасы катнаша.

2024 елның 10 аенда 5 990 кеше озак вакытлы карау хезмәте белән тәэмин ителгән, шуларның 2 971 – инвалидлар.

Хәзерге вакытта 5 708 кеше өйдә түләүсез социаль пакет ала.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында 49 798 кешегә социаль хезмәт күрсәтелә.

Озак вакытлы карау системасының мөһим өлеше – өлкәннәргә һәм инвалидларга өй шартларында максималь озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән стационарны алмаштыра торган технологияләр кертү. 2024 елның 10 аенда:

- Карау мәктәпләрендә 2 537 кеше укыган;

- 753 кешегә «Карау буенча ярдәмче» хезмәте күрсәтелде;

- 30 гаилә 31 өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган.

43 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пунктлары эшли. 2024 ел башыннан прокат хезмәтләреннән барлыгы 938 кеше файдаланган.

Инвалидларга социаль ярдәм чаралары

«РФ инвалидларны социаль яклау турында» 2005 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар алучылар булып 249,41 мең инвалид тора, шул исәптән инвалид балалары булган 15,65 мең гаилә.

ТРда инвалидларга, инвалид балаларга социаль ярдәмне көчәйтү максатыннан 2012 елдан башлап даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга ай саен түләү бирелә. 2024 елда 116 инвалид бала түләү алды.

2019 елдан башлап 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк баласы булган, ата-аналарының берсе булса да инвалид һәм (яки) балаларының берсе булса да инвалид булган гаилә әгъзасына айлык пособие билгеләнә һәм түләнә. 2024 елда түләүне 181 граждан алган.

Гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән инвалид балалары булган гаиләләргә, йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алуга бер мәртәбә бирелә торган субсидия бирелә. 2024 елда инвалид балалары булган 58 гаилә түләү алды.

Шулай ук хроник бөер җитешсезлеге, онкология авырулары белән авыручыларга дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен компенсация каралган. 2024 елның ноябрендә 357 граждан түләү алган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары

Сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары социаль хезмәт күрсәтүгә чираттан тыш кабул итү хокукына ия. Социаль хезмәт күрсәтүнең барлык формаларында да социаль хезмәтләр түләүсез күрсәтелә.

Инвалид балалар арасыннан МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә өстенлекле хокук бирелә.

Республиканың тернәкләндерү үзәкләре инвалидлык алган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль тернәкләндерү үткәрә. Психологик ярдәм һәм социаль адаптация чаралары аеруча кирәк санала.

2024 елның 10 аенда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә 22 МХО катнашучысы тернәкләнү узган, МХОда катнашучыларының 268 туганы һәм 2 сугышчан хәрәкәтләр катнашучысы өйдә социаль хезмәтләр ала.

2024 елның 25 ноябренә МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 24 махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе уздырылды. 63 кеше эшкә урнаштырылган, вакансияләр сайлау процессында – 17 кеше, 18 кеше укыган, 3 кеше яңадан әзерлек уза, МХОда катнашучыларның 8 гаилә әгъзасы үз эшләрен ачу өчен 145,1 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме алган.

МХО катнашучылары арасыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыручы эш бирүчеләр мондый эш урыннары булдыру чыгымнарының бер өлешен каплауга дәгъва итә ала.

Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында мәшгульлек үзәкләре МХОдан кайткан гражданнарны эшкә урнаштырырга әзер эш бирүчеләр реестрын алып бара. Хәзерге вакытта реестрда 450дән артык эш бирүче бар.

Инвалидларны эшкә урнаштыру

Татарстан Республикасында хезмәт яшендәге инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе хезмәт яшендәге инвалидларның гомуми саныннан 32,37 % тәшкил итә (Россия Федерациясендә – 28,22 %).

2024 елның 1 ноябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсезләр сыйфатында 268 инвалид теркәлгән. Мәшгульлек хезмәте органнарына 2024 елның 10 аенда эш эзләү максатыннан 1 166 инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 791 эшкә урнаштырылган.

Республика территориясендә инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча түбәндәге чаралар гамәлгә ашырыла:

- һөнәри юнәлеш бирү буенча түләүсез хезмәтләр күрсәтү, ә эшсез инвалидларга – психологик ярдәм, социаль адаптация һәм һөнәри белем бирү буенча хезмәтләр күрсәтү (1,6 меңнән артык инвалидка хезмәт күрсәтелгән);

- инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре оештырган предприятиеләрдә инвалидларның эш урыннарын саклап калуга субсидияләр бирү (2024 елда субсидияләр инвалидлар өчен 226 эш урынын саклап калуга юнәлдерелгән);

- инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау;

- вакытлы һәм иҗтимагый эшләр оештыру (310 инвалид эшкә урнаштырылган);

- инвалидлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәләре үткәрү (чараларда 184 инвалид катнашты);

- эшсез инвалидларның эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү өчен 145,1 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтү (13 инвалид үз эшен ачкан).

Менталь тайпылышлары булган затларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм эшкә урнашу чорында озата бару буенча пилот проекты

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында коммерциячел булмаган оешмалар максатчан төркемгә кергән инвалидларга эш эзләүдә һәм эшкә урнашу этабында ярдәм итүдә актив катнаша башладылар. Шулай ук эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган.

Проектны гамәлгә ашыруның ике елында 114 яшь инвалид, шул исәптән 52 интернат-йорт кешесе Арча, Казан, Алабуга, Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләрләрендә эшкә урнаштырылган.

Социаль инклюзия

Татарстанда беренче тапкыр «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионатның төбәк этабы кысаларында 14 яшьтән өлкәнрәкләр өчен Мөмкинлекләр фестивале узды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән, мәгариф оешмаларыннан 500дән артык кеше аерым хезмәт функцияләрен үтәү буенча үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Ел саен түбәндәге проектлар тормышка ашырыла: республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале», «Э-моция» инклюзив студиясенең театр куелышлары, «Кулны кулга тотышыйк, дуслар!» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачык иҗат фестивале.

Инвалидлар декадасы

3 декабрьдә Тимер юлчылар мәдәният сараенда «ЛУЧ – 2024. Сизә белгән кешеләр» III Бөтенроссия интеграль иҗат фестивале узачак.

6 декабрьдә «Әкият» курчак театрында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Игелек сәнгате» социомәдәни чарасы узачак.

Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында быел 1,5 меңнән артык төрле чара планлаштырылган.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International