ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Ә. Зарипова катнашында Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифинг
30.11.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

2021 елның 30 ноябре, 13.00 сәг.

Үткәрү урыны:

Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2

 

Чараның исеме:

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Ә. Зарипова катнашында Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифинг

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында гадәттәгечә инвалидлар декадасы бара.

Федераль реестр мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 272,5 мең инвалид яши (ТР халкының 6,9 %; Россиядә – 10 721,3 мең инвалид, ягъни халыкның 7,3 %), шул исәптән 16,5 мең инвалид бала.

Республикада ТР Президенты каршындагы Инвалидлар эшләре буенча совет эшли, аңа башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре керә. 45 муниципаль берәмлектә инвалидлар эшләре буенча советлар булдырылган, алар урыннарда инвалидларны җәмгыятькә интеграцияләү мәсьәләләрен хәл итә.

Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү системасы

Татарстанда 115 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли, аларда тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә төрле хезмәтләр күрсәтелә. Халыкның социаль хезмәтләр белән тәэмин ителеше 100 % тәшкил итә.

Моннан тыш, инвалидларга һәм инвалид балаларга реабилитация хезмәтләре күрсәтүгә дәүләтнеке булмаган тәэминатчыларны җәлеп итү буенча эш алып барыла. 2021 елда 10 дәүләтнеке булмаган оешма инвалидларга һәм инвалид балаларга социаль тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә.

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә иртә ярдәм системасы оештырылган. Ел саен 4 меңгә якын балага ярдәм күрсәтелә.

 

Республикада балалар өчен гаилә мохитен саклау буенча эш оештырылган, тернәкләндерү үзәкләрендә Ата-аналар өчен белем бирү мәктәпләре булдырылган, анда ата-аналарны бала карауның төп алымнарына өйрәтәләр, психологик консультацияләр күрсәтәләр. Чаралар шул исәптән дистанцион технологияләр кулланып үткәрелә.

 

Татарстанда өй шартларында тәрбияләнүче, сәламәтлекләре буенча авыр тайпылышлары булган инвалид балалары булган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. 499 инвалид бала тәрбияләүче 493 гаилә өйдә социаль хезмәтләр ала.

 

Менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен гадәти йорт шартларында яшәү мөмкинлеге тудыру максатыннан 2 балалар интернат-йорты һәм психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән 6 интернат-йорт базасында «Озата барулы яшәү» технологиясе гамәлгә ашырыла. Технология белән балалар интернат-йортларында тәрбияләнүче 37 кеше һәм интернат-йортларда яшәүче 127 кеше колачланган.

Мөстәкыйль тормыш өчен кирәк булган күнекмәләргә өйрәтү укыту-тренировка бүлмәләре (кабинетлар) базасында үткәрелә.

2018-2021 елларда Татарстан Республикасында менталь тайпылышлары булган инвалидларны озата барулы яшәү буенча әзерлек этабы нәтиҗәләре буенча:

- стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында, шулай ук гаиләләрдә яшәүче менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларны озата барулы яшәүгә өйрәтү өчен шартлар тудырылган;

- психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән барлык интернат-йортларда да хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар тудырылган;

- инвалидларны гомуми белем бирү программалары һәм һөнәри белем бирү программалары буенча укыту оештырыла.

Инвалидларга социаль ярдәм чаралары

2021 елда инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары өчен 2 767,8 млн сум бүленеп бирелгән: ТР бюджетыннан – 47,7 млн сум, РФ бюджетыннан – 2 720,1 млн сум.

«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар бирелә. Субсидия-ташламаларны 284,05 мең инвалид, шул исәптән инвалид балалары булган 14,6 мең гаилә ала.

Республика күләмендә инвалид балаларга социаль ярдәм күрсәтүне көчәйтү максатларында, даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 18 яшькә кадәрге 206 инвалид балаларга айлык акчалата түләү гамәлгә ашырыла. Шулай ук Татарстан Республикасында хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге белән интегүче, онкология авыруларыннан интегүче затларга дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм

Татарстан Республикасында эшкә яраклы инвалидларның саны 111,1 мең кеше тәшкил итә, шуларның 31,6 мең эшли. Республикада эшкә яраклы инвалидларның эш белән тәэмин ителеше 28,4 % тәшкил итә.

Россия Федерациясендә эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар саны 4,3 млн кеше тәшкил итә, алар арасында 1,1 млн кеше эшли, ягъни 25 % (Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең 2021 елның августына булган мәгълүматларына караганда).

Татарстан Республикасында инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүнең түбәндәге юнәлешләре гамәлгә ашырыла:

- эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләргә эшкә урнашу (2021 елның 9 аенда республиканың мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 2,4 мең инвалид мөрәҗәгать иткән, шуларның 1,4 мең инвалид, ягъни 57,4 %, эшкә урнаштырылган);

- вакытлы һәм җәмәгать эшләрен оештыру (2021 елның 9 аенда 755 инвалид урнаштырылган);

- эш бирүчеләргә квоталар билгеләү һәм эш урыннары резервлау (2021 елның 10 аенда 291 инвалид эшкә урнаштырылган; квота 363 эш бирүченең 836 эш урынына билгеләнгән);

- инвалидларның иҗтимагый оешмалары оештырган предприятиеләргә хезмәт өчен түләүгә субсидияләр бирү (2021 елның 10 аенда – Алабуга, Чистай, Әлмәт, Казанның 6 предприятиесенә 284 инвалидка түләү өчен);

- үз эшен ачуга ярдәм итү (2021 елның узган чорында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең финанс ярдәме белән 10 инвалид эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәгән. Һәр инвалидка эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәгәндә 145,1 мең сум акча бирелә).

2021 елның 9 аенда һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук психологик ярдәм, социаль адаптация һәм эшсез инвалидларга һөнәри белем бирү буенча 3,0 меңнән артык инвалидка хезмәт күрсәтелгән.

«Абилимпикс» милли чемпионаты

«Абилимпикс» милли чемпионаты – эш бирүчеләрнең инвалид студентларга мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкинлек бирә торган төп корал.

«Абилимпикс» хәрәкәте республикада 2017 елдан бирле актив үсә. 2021 елның 15-29 сентябрендә Татарстан Республикасында «Абилимпикс» төбәк чемпионаты үткәрелде. Республика шәһәрләре һәм районнарының 33 һөнәри белем бирү оешмасы базасында 75 компетенция буенча ярышлар узды. 14 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге катнашучылар «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр» категорияләрендә чыгыш ясадылар.

Ел саен социаль хезмәт алучылар чемпионатның төбәк һәм милли этапларында катнашалар. Шулай итеп, 2018 елдан башлап чемпионатның региональ этабында 85 социаль хезмәт алучы катнашты, шуларның 17 – җиңүчеләр, 21 кеше чемпионатның милли этабында катнашты, шуларның 10 җиңүче булды.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ялы

Инвалидлар республика тормышында төрле өлкәләрдә актив катнашалар. Ел саен «Игелек сәнгате» социомәдәни форумы, «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» иҗат фестивале, «Татарстанның энҗе бөртеге» конкурсы, «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең театраль спектакльләре үткәрелә.

Берничә ел дәвамында Татарстан Республикасында коляскадагы инвалидлар арасында баскетбол буенча Россия чемпионаты уза. 2021 елда республикада 10 чемпионат, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, голбол буенча 9 ярыш, 2 бөтенроссия ярышлары үткәрелде. Чарада республиканың 22 районыннан барлыгы меңгә якын кеше катнашты. Халыкара һәм бөтенроссия ярышларында катнашу нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар төрле дәрәҗәдәге 65 медаль яуладылар.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары

2023 елда Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары кысаларында агымдагы ел башыннан алып, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген саклау һәм хәлен яхшырту максатыннан, «Яшь атлет», «Хәрәкәт активлыгын үстерү (МАТР)», «FIT 5 (яхшы физик форма)» программалары кертелде һәм тормышка ашырыла.

2021 елда 25 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 15,5 мең дәрес үткәрелгән, чаралар белән 6,8 мең кеше колачланган.

Инвалидлар декадасы – 2021

Инвалидлар декадасы кысаларында республикада 1,5 меңнән артык төрле чара үткәрү планлаштырыла: инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, юридик ярдәм күрсәтү, вакансияләр ярминкәләре үткәрү, мәдәни-спорт чаралары, күңел ачу чаралары (концертлар, фильмнар, спектакльләр күрсәтү), музейлар һәм китапханәләрдә танып-белү чаралары, мастер-класслар. Чаралар планы республиканың һәр муниципаль берәмлегендә башкарма хакимият органнары, инвалидларның иҗтимагый оешмалары дәрәҗәсендә эшләнгән.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International