«Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү турында» темасына брифинг
24.02.2026

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ

ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

2026 елның 24 феврале, 15:30

Үткәрү урыны:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

Чараның исеме:

«Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү турында» темасына брифинг

18 февральгә Татарстан Республикасында 5 833 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 1 065 тол хатын яши.

2025 елда ТР Рәисе Р. Н. Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән 8 837 ветеранга республика бюджетыннан өстәмә матди ярдәм күрсәтелде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Сугышта катнашкан 146 кешегә «Мактаулы кеше» исеме бирелде.

2026 елда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының һәм аларның гаиләләренең социаль-икътисадый тормыш шартларын яхшырту чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Хезмәт ветераннарына ярдәм

«Ветераннар турында» Федераль закон нигезендә «Хезмәт ветераны» исеме СССРның яисә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән йә хезмәттә ведомство аерымлык тамгалары белән бүләкләнгән һәм пенсия билгеләү өчен исәпкә алына торган хезмәт (иминият) стажы булган (ирләр өчен – кимендә 25 ел, хатын-кызлар өчен – 20 ел) яисә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләү өчен кирәкле тиешле эшләгән еллары булган затларга бирелә.

Керемнәре 23 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннарына бирелә:

- айлык акчалата түләү – 656 сум;

- субсидия – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50 %;

- субсидия – телефон элемтәсе, радио, коллектив антенна өчен түләүгә киткән чыгымнарның 50 %;

- түләүсез теш, колак протезлары ясау;

- социаль юл йөрү билеты алу хокукы – 656 сум;

- навигация чорында шәһәр яны су транспортында, 1 майдан 31 октябрьгә кадәр шәһәр яны тимер юл транспортында 50 % ташлама белән йөрү.

МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең төгәл системасы төзелгән. Төп чаралар арасында:

- «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарында хәрби хезмәт узучы кешеләргә бер тапкыр бирелә торган 360 мең сум күләмендә түләү;

- йортка газ кертүгә 100 мең сумга кадәр субсидия;

- МХОда катнашучының балигъ булмаган һәр баласына бер мәртәбә 20 мең сум түләү;

- керемнәрне бәяләмичә яңа туган сабыйлар өчен комплектлар.

2025 елда социаль контракт нигезендә 28 МХО катнашучысына һәм МХО катнашучыларының 52 гаилә әгъзасына дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде. 2026 елның 1 гыйнварыннан МХО катнашучыларына эшкуарлык эшчәнлеген яки үзмәшгульлекне гамәлгә ашыруга 350 мең сум күләмендә социаль контракт гаилә керемен бәяләмичә генә бирелә. «Агромотиватор» программасы гамәлдә, ул аграр өлкәдәге проектларга грант бирә.

МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына гомуми мәгълүмати ярдәм https://zabotasvo.tatar/ сайтында гамәлгә ашырыла.

МХОда катнашучыларны эшкә урнаштыру

Мәшгульлек хезмәте органнары МХОда катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча индивидуаль эш алып бара:

– 8 (843) 564-11-11 махсуслаштырылган кайнар линия оештырылды;

- инвалид затларны эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестры төзелде (3,9 меңнән артык вакансия тәкъдим итүче 545 оешма);

- МХОда катнашучыларга яисә аларның билгеләнгән тәртиптә эшсез булып теркәлгән гаилә әгъзаларына үз эшләрен ачуга бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү (145,1 мең сум);

- «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яисә «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» республика программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге.

МХОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен мәшгульлек үзәкләре базасында «Үзебезнекеләр өчен эш» ярдәм клублары эшли, эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Киләчәк яZмыш» белем бирү программасы эшли.

Даими рәвештә махсус вакансияләр ярминкәләре һәм эш бирүчеләр көннәре үткәрелә. 2025 елда 79 вакансия ярминкәсе һәм 40 эш бирүче көне үткәрелде, аларда 423 эш бирүче, 23 уку йорты катнашты, 7,2 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде. Вакансияләр ярминкәләренә 2,5 меңнән артык граждан килде, шул исәптән 352 МХО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары, эшкә урнашуга 195 юллама бирелгән. 2025 елда 219 МХО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары эшкә урнаштырылган.

2026 елның 21 февралендә ТР Милли китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган вакансияләр ярминкәсе узды. 17 предприятие вәкилләре 3 меңнән артык вакансия тәкъдим иттеләр.

МХОда катнашучыларны эшкә урнаштыручы эш бирүчеләргә ярдәм

МХОда катнашучылар өчен эш урыннары булдыручы эш бирүчеләр I һәм II төркем инвалидлар, инвалидлыгы булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен эш урыннарын җиһазлауга 200 мең сумга кадәр чыгымнарны компенсациялиләр, шулай ук хезмәткәрне эшкә урнаштырган өчен түләүләр алалар.

МХО катнашучыларын тернәкләндерү

ТР Рәисе Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән 2025 елда «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында республика бюджеты хисабына ремонт үткәрелде һәм 40 урынлык стационар бүлек өчен җиһазлар сатып алынды.

Социаль тернәкләндерү буенча хезмәтләр 5 инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә һәм 5 социаль-тернәкләндерү бүлегендә түләүсез күрсәтелә. Барлыгы 412 урын, шулардан 282 стационарда һәм 130 ярымстационарда.

192 инвалид МХО катнашучысы тернәкләндерү үзәкләрендә һәм социаль-тернәкләндерү бүлекләрендә хезмәт алды.

Ватан Геройлары

Татарстан Республикасында барлыгы 439 Ватан Герое, шул исәптән:

353 Советлар Союзы Герое;

51 Дан орденының тулы кавалеры;

35 Россия Федерациясе Герое.

Махсус хәрби операция барышында 17 татарстанлыга Россия Герое исеме бирелде, шул исәптән 8 – үлгәннән соң.

Ватан Геройларына федераль дәрәҗәдә социаль ярдәм чаралары билгеләнгән, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итү, бушлай юлда йөрү, бушлай дарулар белән тәэмин итү һәм шифаханә-курорт дәвалануы.

Теләк буенча бу ташламалар айлык акчалата түләү белән алыштырылырга мөмкин:

- Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары өчен – 103 693,16 сум;

- Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары өчен – 76 458,4 сум.

«Транспорт салымы турында» ТР Законының 6 маддәсенә Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм өч дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән гражданнарны транспорт салымы түләүдән азат итүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелде.

Геройлар истәлеген мәңгеләштерү

Ватанны саклаучыларның, героик вакыйгаларда катнашучыларның төрле категорияләренә ярдәм итү, шулай ук хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм хокук саклау органнары вәкилләренең истәлеген мәңгеләштерү буенча системалы эшне оештыру «Ватан Геройлары» иҗтимагый проектының максаты булып тора, ул 2018 елдан Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты җитәкчелегендә Идел буе федераль округы субъектлары территориясендә гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында республикада һәлак булган 248 Ватан Герое – Татарстан Республикасында туганнарның исемнәре билгеләнде. Аларның исемнәре белән урамнарны һәм мәгариф учреждениеләрен атыйлар, бюстлар һәм мемориаль такталар куялар.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирү

1999 елдан Татарстанда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый хәйрия оешмасы эшли. Ул яшьләргә патриотик, хезмәт һәм әхлакый тәрбия бирү белән шөгыльләнә, Ватан геройларының батырлыклары, Бөек Ватан сугышы тарихын фальсификацияләүгә каршы көрәш, сугыштан соң илнең яңадан торгызылуы һәм үсеше турында сөйли. Шулай ук оешма Татарстан Геройларының хокукларын яклый.

Эшләү елларында мәктәп, кадет корпуслары, Суворов һәм танк училищелары укучылары, шулай ук техникум, һөнәри-техник училище һәм югары уку йортлары укучылары белән меңнән артык очрашу үткәрелгән.

2024 елдан республикада В. В. Майстренко рәислегендә «Татарстан Республикасының махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы эшли. Оешманың төп максаты – МХО катнашучыларын берләштерү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау. Ассоциация ветераннарга һәм аларның гаиләләренә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә. Шулай ук оешма нацизм һәм неонацизм идеяләрен тарату белән көрәшә.

Мәдәни чаралар

Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантын алган «Бөек еллар алдында баш иябез» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

2026 елда ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона сайлап алу концертлары республиканың җиде муниципалитетында узачак:

3 март –Арча;

11 март – Алексеевск;

17 март – Кукмара;

24 март – Әлмәт;

26 март – Буа;

2 апрель – Яр Чаллы;

13–17 апрель – Казан.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International