1996–2007 еллар – ТАССР социаль тәэмин итү министры, Татарстан Республикасы социаль яклау министры
Новикова Клавдия Николаевна 1957 елның 7 мартында Рязань өлкәсенең Скопин шәһәрендә туа.
Белеме югары:
1979 ел – Казан дәүләт химия-технология институты (резина технологиясе);
1997 ел – Казан дәүләт медицина университеты (социаль эш);
2002 ел – Татар бизнеска ярдәм итү институты (юриспруденция).
Гыйльми дәрәҗәсе – социологик фәннәр кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеге:
1979 елның августы–1985 елның октябре – С. П. Горбунов ис. Казан авиация җитештерү берләшмәсенең инженер-технологы, өлкән инженер-технологы;
1985 елның октябре–1987 елның марты – С. П. Горбунов ис. Казан авиация җитештерү берләшмәсенең партия комитеты секретаре урынбасары;
1987 елның марты–1990 елның мае – Советлар Союзы Коммунистик партиясенең Казан шәһәре Ленин районы партия комитеты секретаре;
1990 елның мае–1995 елның марты – Ленин район халык депутатлары советы рәисе урынбасары;
1995 елның марты–1996 елның апреле – Авиатөзелеш районы администрациясе башлыгы урынбасары;
1996 елның апреле–2001 елның мае – ТАССР социаль тәэмин итү министры;
2001 елның мае–2007 елның июне – Татарстан Республикасы социаль яклау министры;
2007 елның декабре–2011 елның декабре – «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларның федераль исемлеге составында V чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты.
Министр вазыйфасында эшләгән чорда К. Н. Новикова республиканың социаль яклау системасын, ведомствоара бәйләнешне камилләштерү буенча эш оештыра. Министрлык эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрне билгели белү, куелган максатка ирешүдә инициатива һәм үҗәтлек аңа халыкны социаль яклау белән идарә итүнең бердәм вертикален булдыру, территориаль органнарны штат һәм компьютер техникасы белән ныгыту, мәгълүмати технологияләр кертү һәм кыска вакыт эчендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү эшен оештырырга мөмкинлек бирүче халыкның бердәм мәгълүмат банкын булдыру, льготалар һәм торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалаштыру кысаларында адреслы торак-коммуналь субсидияләр билгеләү һәм түләү буенча төрле категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең барлык төрләрен исәпкә алу буенча эшне башкаруны тәэмин итәргә, льготаларны адреслы бирергә, бюджет акчаларын рациональ һәм нәтиҗәле файдалануны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан төбәкләрдә тарату өчен модель сыйфатында тәкъдим ителә.
Аның инициативасы буенча булдырылган «Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре» исеме, «Татарстан Республикасы халыкны социаль яклау отличнигы» ведомство билгесе, тармак хезмәткәрләре мактау такталары, «Моя газета» мәгълүмати-аналитик атналыгы, ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурслары тармак хезмәткәрләренең квалификациясен һәм абруен күтәрүгә ярдәм итте.
Дәүләт бүләкләре:
«Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исеме (2002 ел);
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2007 ел);
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе (2001 ел);
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы (2003 ел).
Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:03