Мусаев Иван Дмитрий улы

1973–1985 еллар – ТАССРның Хезмәт буенча дәүләт комитеты рәисе

Иван Дмитриевич Мусаев 1925 елның 14 гыйнварында ТАССРның Балык Бистәсе районы Анатыш авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1942 елда Казан шәһәрендә, хәрби заводта автоматлар көйләүче булып башлаган. Казан елга техникумын тәмамлаганнан соң, Идел елга пароходчылыгы судноларында штурман булып эшли.

1952-1959 елларда И.Д. Мусаев комсомол райкомы бүлеге мөдиреннән партиянең Акташ райкомы секретаренә кадәр үсә.

1960 елда ул Әлмәт районы башкарма комитеты, ә аннары шәһәр халык депутатлары Советы рәисе итеп сайлана һәм шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә.

1973 елдан 1985 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, И.Д. Мусаев ТАССРның Хезмәт буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшли.

Иван Дмитриевич кайда гына эшләмәсен, ул һәрвакыт зур ихтыяр, җаваплылык һәм таләпчәнлек күрсәткән. Үзенең хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булуы белән ул лаеклы абруй һәм хөрмәт казанган.

Хезмәттәге казанышлары өчен И.Д. Мусаев югары дәүләт бүләкләренә – Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр, РСФСР һәм Татарстан Республикасының Мактау грамоталарына лаек була.

Иван Дмитриевич Мусаев 2004 елның 29 июнендә вафат була.

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International