Лоцманова Галина Павел кызы

1985–1996 еллар – ТАССР социаль тәэмин итү министры

1944 елның 4 апрелендә Казан шәһәрендә туа.

Белеме – югары, 1981 ел. Саратов югары партия мәктәбе, «Югары партия-сәяси белеме».

Хезмәт эшчәнлеге:

1962 елның 1 марты–1985 елның 1 марты – Казан электрон-исәпләү машиналары заводында эшли;

1985 елның 1 марты–1996 елның 26 апреле – ТАССР социаль тәэмин итү министры;

1996 елның 26 апреле–2000 елның 12 гыйнвары – Татарстан Республикасы социаль тәэмин итү министры урынбасары;

2000 елның 13 гыйнвары–2000 елның 6 июне – Татарстан Республикасы Социаль тәэмин итү министрлыгының пенсия бүлеге баш белгече.

Лоцманова Галина Павловнаның хезмәт эшчәнлеге социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү тармагы, Татарстан Республикасы гражданнарының лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өлкәсендә республиканың социаль-икътисадый үсеше сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итү белән тыгыз бәйләнгән. Ул Татарстан Республикасы социаль хезмәтенең барлыкка килүенең башында тора.

Лоцманова Галина Павловна ул вакыт өчен «революцион» норматив актларны – Россия Федерациясенең «Ветераннар турында», «Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында», «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» законнарын тормышка ашыруны координацияли.

Лоцманова Галина Павловна социаль-хезмәт өлкәсендә республика законнар базасын, шул исәптән яшәү минимумы турында, гражданнарның акчалата керемнәрен һәм саклаудагы акчаларын индексацияләү турында законнар һ. б. торгызуга зур өлеш кертә. Лоцманова Г.П. инициативасы буенча Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау, икътисад белән дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру программасы, Татарстан Республикасында гаилә сәясәте концепциясе һәм башка берничә| башка программа документлары эшләнде һәм актив гамәлгә ашырылды.

Дәүләт бүләкләре:

«В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале (1971 ел);

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1974 ел);

«Хезмәт ветераны» медале (1985 ел);

ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1985 ел);

Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (1994 ел);

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (1998 ел);

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2004 ел);

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);

«Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исеме (2015 ел).

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International