Космодемьянская Мира Анатолий кызы

1977–1985 еллар ТАССР социаль тәэмин итү министры

Космодемьянская Мира Анатольевна 1927 елның 3 маенда Ульяновск шәһәрендә туа.

Белеме:

1950 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:

1950–1973 еллар – педагогик эштә, 1952 елдан – ТАССРда;

1973–1977 еллар – Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Яшел Үзән шәһәр комитеты секретаре, беренче секретаре;

1977–1985 еллар – ТАССР социаль тәэмин итү министры;

1975–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

1953 елдан 1962 елга кадәр Мира Анатольевна Яшел Үзән шәһәренең 4 нче урта мәктәбе директоры була. 1962 елдан 1964 елга кадәр М.А. Космодемьянская Яшел Үзән шәһәр хезмәт ияләре депутатлары Советының башкарма комитетының халык мәгарифе бүлеге мөдире була.

1964 елда Мира Анатольевна Яшел Үзән шәһәр хезмәт ияләре депутатлары Советының башкарма комитеты рәисе урынбасары була, әлеге урында 9 ел эшли.

1973 елдан 1975 елга кадәр М. А. Космодемьянская – партия эшендә: секретарь, ә 1975 елдан ТАССР Коммунистлар партиясенең Яшел Үзән шәһәр комитеты беренче секретаре.

М.А. Космодемьянскаяның югары шәхси сыйфатларын, җитәкче буларак зур тәҗрибәсен исәпкә алып, 1977 елда аны ТАССР социаль тәэмин итү министры итеп билгелиләр. Бу вазыйфада ул 1985 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче эшли.

М.А. Космодемьянскаяның хезмәт казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Ул ике «Почет билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен», «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медальләре белән бүләкләнгән.

М.А. Космодемьянская IX һәм X чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

М.А. Космодемьянская 2013 елның 20 маенда Казан шәһәрендә вафат була.

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International