Каюмов Дамир Каюм улы

1988–1996 еллар – ТАССР Хезмәт буенча дәүләт комитеты рәисе

Каюмов Дамир Каюм улы 1936 елның 8 декабрендә ТАССРның Әлки районы Югары Әлки авылында туган.

Дамир Каюм улы 1955 елда Куйбышев педучилищесын, 1967 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1958–1962 елларда комсомол эшендә эшли.

1962–1967 еллар – Әлки районының «Правда», «Салмановский» совхозларының партком секретаре;

1967–1970 еллар – Әлки районы «Энергетик» совхозы директоры;

1970–1976 еллар – Лаеш районының «Столбищенское» ТҖХ директоры;

1976–1988 еллар – Советлар Союзы Коммунистик партиясенең Әлки, Арча район комитетлары беренче секретаре;

1988–1996 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының (ТАССР) Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр комитеты рәисе;

1996–1999 еллар – ТР Дәүләт Советының экология куркынычсызлыгы, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе;

1999–2008 еллар – ТР Дәүләт орлыкчылык инспекциясе башлыгы, «Татарстан Республикасы буенча Дәүләт орлыкчылык инспекциясе» ФДУ башлыгы.

Төрле дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре, ТР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, ТР Мактау грамотасы, «Дуслык» ордены белән бүләкләнгән.

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International