Измайлова Галия Гыйләҗи кызы

1938–1939 еллар – ТАССРның социаль тәэмин итү халык комиссары

Галия Гыйләҗи кызы Измайлова 1909 елның 15 маенда Казанда туа. ТАССРның Югары Советы рәисе итеп ул 1943-1946 һәм 1951-1954 елларда сайлана. Ә төп эшендә ул республика икътисадының өч тармагында халык комиссары вазыйфаларын алмаштыра.

1924–1934 еллар – эрләүче, Казан җитен комбинатында һөнәри оештыручы;

1927 ел – фабрика-завод укучылары мәктәбендә уку;

1934–1937 еллар – Казан җитен комбинатында хезмәтне саклау инспекторы;

1932 ел – Бөтенсоюз коммунистлар партиясенә (большевикларга) керү;

1937–1938 еллар – Казан җитен комбинатының партия комитеты секретаре;

1938–1939 еллар – ТАССР социаль тәэмин итү халык комиссары;

1938–1959 еллар – ТАССР Югары Советы депутаты;

1938–1951 еллар – РСФСР Югары Советы депутаты;

1939–1942 еллар – ТАССР җиңел сәнәгать халык комиссары;

1942–1943 еллар – ТАССР азык-төлек сәнәгате халык комиссары;

1943–1951 еллар – Бөтенсоюз коммунистлар партиясенең (большевикларның) Татар өлкә комитеты азык-төлек, аннан соң җиңел сәнәгать бүлеге мөдире;

1951–1955 еллар – Казан шәһәр Хезмәт ияләре депутатлары советы башкарма комитетының җиңел сәнәгать буенча рәисе урынбасары;

1955–1959 еллар – Казан шәһәр Хезмәт ияләре депутатлары советының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.

Галия Гыйләҗи кызы Измайлова ярлы гаиләдә туа. 15 яшендә Казан җитен комбинатына эшкә китә. Акыллы кызны һөнәр үзләштерүдә җитезлек өчен генә түгел, ә кешеләр белән элемтәләрне тиз җайга сала белүе өчен дә күреп алалар һәм профсоюз линиясе буенча алга этәрә башлыйлар. Җитештерүдән аерылмыйча, ул һөнәри оештыручы була. 1927 елда фабрика-завод укуын тәмамлый.

1932 елда Казан җитен комбинатында хезмәтне саклау инспекторы Г.Г. Измайлова партиягә керә, биш елдан соң ул бөтен предприятиенең партия комитетын җитәкли (1937-1938 еллар).

1938-1939 елларда Г.Г. Измайлова ТАССРның социаль тәэмин итү халык комиссары була, яңа төзелгән республика Югары Советы депутаты, шулай ук РСФСР Югары Советына депутат итеп сайлана.

Сугышны ул ТАССРның җиңел сәнәгать халык комиссары эшендә каршы ала. 1942 елда республиканың азык-төлек сәнәгате халык комиссары (1942-1943), аннары партиянең Татар өлкә комитеты азык-төлек, аннан җиңел сәнәгать бүлеге мөдире (1943-1951) була.

1983 елның 10 сентябрендә Казанда вафат була.

Соңгы яңарту: 2021 елның 12 апреле, 15:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International