Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарихы

Социаль тәэмин итү, ә соңыннан – социаль яклау системасының үсеш тарихы илдә һәм республикада социаль эш барлыкка килү тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Гасырлар буена юридик нормалар, социаль өлкә белән идарә итү системасы, дәүләт һәм чиркәү, иҗтимагый һәм хәйрия характерындагы шәхси учреждениеләр челтәре, халыкның төрле категорияләре белән эшләү юнәлешләре, формалары һәм методлары барлыкка килүе һәм үсеше бара.

Татарстанда социаль эш тарихы берничә этап уза: якыннарга ярдәм авыл җәмгыятендә үзара ярдәм итешү рәвешендә гамәлгә ашырылга торган институциональгә кадәрге ярдәм төрләре чоры, Россия дәүләтчелеге барлыкка килү этабы, инкыйлабка кадәр чор, социаль тәэмин итү органнары үсеше башланган совет чоры.

Социаль тәэмин итү органнары исеме

1917 ел–1918 елның апреле – Казан губерна Иҗтимагый карау комиссариаты;

1918 елның 4 апреле–1918 елның сентябре – Казан губернасының Дәүләт тәэмин итү комиссариаты;

1918 елның 12 сентябре–1918 елның 29 ноябре – Казан губерна башкарма комитеты каршындагы социаль тәэмин итү бүлеге;

1918 елның 29 ноябре–1920 елның 21 апреле – Казан губерна хезмәт һәм социаль тәэмин итү бүлеге;

1920 елның мае–1927 елның марты – ТАССР Социаль тәэмин итү халык комиссариаты;

1927 елның апреле–1928 елның августы – ТАССР Хезмәт халык комиссариаты каршындагы социаль тәэмин итү бүлеге;

1928 елның сентябре–1946 елның апреле – ТАССР Социаль тәэмин итү халык комиссариаты;

1946 елның 16 марты–2001 елның 11 мае – ТАССР Социаль тәэмин итү министрлыгы;

2001 елның 11 мае–2007 елның 14 июне – Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгы;

2007 елның 14 июненнән – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Хезмәт буенча органнар исеме

1946 ел – ТАССР Министрлар Советы структурасында гаиләләрне күчерү һәм оештырылган эшчеләр туплау бүлекләре оештырыла;

1967 ел – ике бүлек нигезендә Хезмәт ресурсларыннан файдалану буенча Министрлар Советы идарәсе оештырыла;

1976 ел – ТАССР Министрлар Советының Хезмәт буенча идарәсе;

1979 ел – ТАССР Хезмәт буенча дәүләт комитеты;

1988 ел – ТАССР Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты;

1991 ел – ___ Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты;

1992 ел – ТР Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты;

1996 ел – ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт комитеты;

2001 ел – ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы.

 

 


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International