1 Май бәйрәме алдыннан Арча шәһәренең «Мәрхәмәт үзәге» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылары «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән берлектә ялгыз яшәүче пенсионерның йорт яны территориясен төзекләндерү буенча хәйрия акциясен оештырдылар.
Язгы санитар чистарту чаралары кысаларында волонтёрлар ишегалдын һәм янәшәдәге территорияне комплекслы чистарту үткәрделәр. Өлкән кеше өчен бу инициатива көнкүреш ярдәменнән тыш, җәмәгатьчелек игътибарының мөһим күрсәткече булды.
Мондый социаль чаралар буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта, яшьләрдә җаваплылык һәм мәрхәмәт кыйммәтләрен формалаштыра, шулай ук өлкәннәргә социаль ярдәм һәм игътибар күрсәтә.
Яз һәм хезмәт көненә багышланган акция, социаль яктан якланмаган гражданнар өчен уңайлы мохит булдыруда уртак тырышлыкның әһәмиятен ачык күрсәтте.