Хәкимова Фәйза Гани кызы 1917 елның 14 мартында ТАССРның Яңа Юл районы Сәмәкәй авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.
Хезмәт эшчәнлеген 1934 елда Минзәлә шәһәрендә «Ленин байрагы» район газетасы редакциясе секретаре булып башлый. Сигез ел дәвамында пионервожатый һәм җидееллык мәктәп укытучысы (1935-1936), Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенең район комитеты пионерлар бүлеге мөдире (1936-1938), район башкарма комитеты рәисе урынбасары (1938), район комсомол комитеты секретаре (1939), партиянең район комитеты инструкторы (1939-1942) булып эшли. 1939 елда Советлар Союзының Коммунистик партиясе әгъзасы була.
1942 елдан 1943 елга кадәр ТАССРның Чаллы районы «Татарстан» совхозының сәяси бүлеге җитәкчесе урынбасары, аннары Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Минзәлә район комитеты инструкторы (1943-1945), партиянең Шереметьев район комитетының кадрлар буенча секретаре булып эшли (1945-1949).
1949 елда аны Республика партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аннан соң Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Тәтеш райкомының икенче секретаре (1951-1952), Чистай өлкә Хезмәт ияләре депутатлар советының башкарма комитетының мәдәни-агарту эшләре бүлеге мөдире (1952-1953), партиянең Кайбыч район комитеты беренче секретаре (1953-1959) булып эшли.
Читтән торып Советлар Союзы коммунистлар партиясенең ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый.
1959 елдан башлап ТАССР социаль тәэмин итү министры булып эшли.
Советлар Союзы коммунистлар партиясенең XX съезды делегаты була, партия өлкә комитеты әгъзасы, СССР Югары Советы депутаты, ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.
1979 елның 13 июнендә вафат була.
Соңгы яңарту: 2021 елның 12 апреле, 15:11