Гинцбург Александр Григорий улы

Гинцбург Александр Григорий улы

1918 елның 8 апреле–1918 елның 11 сентябреКазан губерна дәүләт тәэмин итү комиссары

Александр Григорьевич Гинцбург 1898 елда Вильно шәһәрендә, җир үлчәүче гаиләсендә туа, эвакуациядә Казан шәһәренә эләгә. 1916 елда А.Г. Гинцбург Казан университетының медицина факультетына укырга керә.

1917 елда Александр Григорьевич Революцион комитет составына керә һәм Армияне тәэмин итү бюросын җитәкли. 1917 ел ахырында А.Г. Гинцбург Казан губерна хезмәт комиссары ярдәмчесе итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә Казан губернасында дәүләт иминиятен оештыру, беренче күмәк шартнамә төзү, дәүләт салым салуы проекты мәсьәләләре хәл ителә.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ук Казан губерна иҗтимагый карау комиссариаты төзелә. Соңрак, Эшче-крестьян Республикасының Халык комиссарлары советының 1918 елның 4 апрелендәге карары нигезендә, аны Казан Эшче-крестьян республикасы дәүләт тәэмин итү комиссариаты итеп үзгәртәләр, аны Александр Григорьевич Гинцбург җитәкли (1918 елның 8 апреле).

А.Г. Гинцбург 1918 елның 23 октябрендә Ашхабадтан ерак түгел, Каахк крепостендә һәлак була.

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International