Гайфетдинов Нәҗип Хәй улы

1967–1973 еллар – ТАССР Министрлар Советының Хезмәт ресурсларыннан файдалану идарәсе башлыгы

Гайфетдинов Нәҗип Хәй улы 1914 елның 14 декабрендә ТАССРның Саба районы Шекше авылында, хәерче крестьян гаиләсендә туа. 1939 елдан – Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевиклар) әгъзасы, белеме – тәмамланмаган югары, мәктәпкә кадәр Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевикларның) Чүпрәле райкомының беренче секретаре булып эшли.

1929 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Алапай шәһәренең фабрика-завод мәктәбенә укырга керә, 1931 елда аны тәмамлый.

Фабрика-завод мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенең район комитеты разверсткасы буенча Молотов шәһәре дәүләт университетына җибәрелә, анда 1933 елга кадәр физика-математика бүлегендә укый. Әмма авыру сәбәпле, укуны калдырып, Казанга күчеп килә.

1945 ел – СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

1947 елның марты–1948 елның августы – Казан шәһәрендә Республика икееллык партия мәктәбе.

1967–1973 еллар– ТАССР Министрлар Советының Хезмәт ресурсларыннан файдалану идарәсе башлыгы.

Соңгы яңарту: 2021 елның 12 апреле, 15:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International