Еникәев Саттар Мөхәммәтҗан улы

ЕНИКӘЕВ САТТАР МӨХӘММӘТҖАН УЛЫ

1921–1923 еллар – ТАССРның социаль тәэмин итү халык комиссары

Еникәев Саттар Мөхәммәтҗан улы 1885 елда Урал өлкәсенең Гурьевка шәһәрендә туа һәм Самара губернасының Пугачев шәһәре (Николаевск) мещанины дип языла. Югары мөселман мәктәбендә – Әстерхан шәһәрендәге мәдрәсәдә белем ала, шулай ук укытучы исеменә шәхси әзерлек ала (уку урыны күрсәтелмәгән).

1917 елның мартыннан Укытучылар берлеге рәисе һәм 1918-1920 елларда – Әстерхан губернасы мөселман комиссариаты рәисе, милләтләр эшләре бүлеге мөдире һәм төрле чакырылыш губерна башкарма комитеты әгъзасы була.

1920 елдан 1921 елга кадәр Әстерхан губернасының партия оешмаларында, шулай ук Кыргыз даласында эшли.

1921 елдан Мәскәү шәһәренә чакыртып алына, аннан Бакуга Көнчыгыш халыкларын пропагандалау һәм гамәлләр советы сессиясенә җибәрелә. Шуннан соң ТАССРда эшләү өчен командировкага җибәрелә.

1921 елның маенда халык мәгарифе комиссары урынбасары булып эшли башлый, 1921 елның 1 июненнән – Социаль тәэмин итү халык комиссариатында һәм 1921 елның декабреннән – Россия коммунистлар партиясе Өлкә комитеты бюросы әгъзасы булып эшли.

Соңгы эш урыны (1937 елның 3 августындагы беркетмә буенча) – баш арбитр урынбасары вазыйфасында ТАССРның Халык комиссарлары советы каршындагы Дәүләт арбитражы.

1938 елда атып үтерелә, 1957 елда аклана.

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International