1946–1954 еллар – ТАССР социаль тәэмин итү министры
Белов Тимофей Андрей улы 1907 елның 13 февралендә Самара губернасы Бөгелмә өязе Тимәш авылында туа. 1978 елның 22 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.
Белеме:
1924–1929 еллар – Куйбышев өлкәсенең Мордва педагогика техникумы укучысы;
1936 ел – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
1929–1931 еллар – Куйбышев өлкәсенең Яңа Малыклы мәктәбе укытучысы һәм мөдире;
1936–1937 еллар – Казан шәһәренең 29 нчы урта мәктәбе укытучысы, директоры;
1937–1941 еллар– ТАССРда профсоюз эшендә;
1941–1946 еллар – Совет армиясендә хезмәт итә;
1946–1954 еллар – ТАССР социаль тәэмин итү министры;
1954–1955 еллар – ТАССР Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Шөгер район комитеты беренче секретаре;
1956–1967 еллар – ТАССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты секретариаты җитәкчесе.
1947–1951 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 17:00